16+

Россиядә эшсезләрне МХОга җибәрмәкчеләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты эшсезләрне мобилизацияләргә тәкъдим итте.

Россия Дәүләт Думасы депутаты эшсезләрне мобилизацияләргә тәкъдим итте.

РФ Дәүләт Думасында Ерак Көнчыгыш төбәкләрен тәкьдим итүче депутат Андрей Гурулев эшсезләр арасында мобилизация үткәрергә тәкъдим итте. Мондый инициатива белән ул 19 сентябрьдә Владимир Соловьев алып барган «Тулы элемтә» программасында чыгыш ясаган.

"Беренче проблема - әрәмтамаклык. Эшсезләр хезмәт биржасында утыралар. Миңа: "Әйдәгез, мобилизация үткәрик!" - диләр. Әйе, Әйдәгез, эш биржасында әнә күпме кеше исәптә тора?", дип тәкъдим иткән.

РФ Дәүләт Думасында Андрей Гурулев «Бердәм Россия» фракциясендә тора. Быелның июлендә ул мобилизация үткәрү Россия сәнәгатенең солдатларны тәэмин итү мөмкинлекләренә бәйле дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, ил сәнәгате әйләнеше артса гына өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны булырга мөмкин.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елда Россиядә 15 яшьтән өлкәнрәк 2,95 млн эшсез исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

2

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading