Россиялеләргә ковидтан котылу өчен «20 секунд кагыйдә»сен куллану кирәклеге аңлатылды
Иммунолог Болибок коронавирустан коткаручы «20 секунд кагыйдә»се турында сөйләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Иммунолог Болибок коронавирустан коткаручы «20 секунд кагыйдә»се турында сөйләгән.
Россиядә коронавирус белән авыру күрсәткече кискен арткан. Аерым алганда, бу кешеләрнең маска киюдән баш тартуы белән бәйле, дип саный иммунолог-аллерголог Владимир Болибок. Белгеч профилактика чараларын санга сукмаска киңәш итә һәм вирустан саклану өчен"20 секунд кагыйдәсе"н истә тотарга киңәш итә.
Эш шунда ки, күптән түгел Япония галимнәре масканың нәтиҗәле булуын һәм ковид инфекциясе дозасын сизелерлек киметүен исбатлаган тикшеренү үткәргәннәр. Димәк, кеше вирус йоктырса да, авыруны җиңел кичерәчәк.
"Бу тикшеренү нәтиҗәләре буенча хәтта "20 секунд кагыйдәсе" турында да искәртелде. Әгәр сез йөткерүче, төчкерүче кеше янында булсагыз, сезгә сулышыгызны тоткарларга, 20 секунд эчендә аннан ераккарак китәргә кирәк. Шулай иткәндә, чир сезгә йокмаячак", — дип билгеләп үтте Болибок 360 телеканалына биргән әңгәмәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар