Россия халкы нәрсә ашап симерә?
Россиядә эшкә яраклы халыкның 40 проценты чамадан тыш авырлыктан иза чигә. Росстан мәгълүматлары буенча, соңгы елларда россиялеләр ит, казылык, сосисканы күбрәк ашый башлаган, балык исә азрак ашала. Конфет, пирожныйлар ике кешенең берсенең көндәлек рационына кергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россиядә эшкә яраклы халыкның 40 проценты чамадан тыш авырлыктан иза чигә. Росстан мәгълүматлары буенча, соңгы елларда россиялеләр ит, казылык, сосисканы күбрәк ашый башлаган, балык исә азрак ашала. Конфет, пирожныйлар ике кешенең берсенең көндәлек рационына кергән.
Күпчелек балалар һәм аларның әти-әниләре сосиска, казылыкны атнага бер тапкырдан күбрәк куллана, ә бу исә сәламәт туклану булып исәпләнми.
Татарстанда 2012 елдан башлап ит күбрәк ашала башлаган - элеккеге белән чагыштырганда елына 3 килограммнан артыграк. Шул ук вакытта яшелчә, җиләк-җимеш ашау күләме дә арткан – ул 11 килограммны тәшкил итә.
Иң “симез” регионнар – Мәскәү, Калуга һәм Түбән Новгород өлкәләре. Идел буе Федераль округында яшәүчеләрнең, Кавказныкыларныкы кебек, буй-сыннары күпкә зифарак. Ир-атларның – 16, хатын-кызларның 29 проценты артык авырлыктан иза чигә. Иң симез хатын-кызлар – Уралда.
Фото: raut.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар