Россиядә эш атнасының озынлыгын арттырырга кирәк, диләр...
Хезмәт министрлыгына шундый тәкъдим белән чыкканнар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Хезмәт министрлыгына шундый тәкъдим белән чыкканнар
Санкцияләр һәм бизнеска йөкләнеш арту сәбәпле, Россиядә эш атнасының озынлыгын арттырырга кирәк. «Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе Хезмәт министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
Инициатива авторлары фикеренчә, 6 көнлек эш атнасы Россия икътисадының ныклыгын арттыруга, технологик һәм сәнәгать үсешенә, илнең технологик суверенитетын ныгытуга, ягъни РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларга ирешүгә ярдәм итәчәк.
«Хөкүмәт һәм Үзәк Банкның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә Россия икътисады һәм милли валютасы һөҗүмгә түзеп кенә калмады, ә стресска чыдамлылыгын да күрсәтте. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта безнең финанс-икътисади системаның өстәмә инвестицияләргә ихтыяҗы саклана», - дип билгеләп үтелә Ассоциация мөрәҗәгатендә.
//Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар