Россиядә быел грипп эпидемиясе булырмы? Белгечләр җавабы
Битлек режимы гамәлдән чыгарылса, грипп кире кайтырга мөмкин, бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк, дип саный иммунолог-табиб Владислав Жемчугов.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Битлек режимы гамәлдән чыгарылса, грипп кире кайтырга мөмкин, бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк, дип саный иммунолог-табиб Владислав Жемчугов.
Коронавируска каршы көрәш өчен кертелгән профилактика чаралары үтәүне дәвам иткән очракта, грипп эпидемиясе быел Россиядә булмаска да мөмкин. Бу хакта ТАССка аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов сөйләгән.
"Минем уйлавымча, грипп коронавирустан "куркыр" һәм килмәс. Бер генә грипп эпидемиясе вакытында да мондый чаралар күрелмәгән. Маска һәм изоляция аркасында грипп, гомумән, үсмәде. Бер ел дәвамында булмады ул", - дигән эксперт.
Шул ук вакытта грипп битлек режимы гамәлдән чыгарылган очракта кире кайтырга мөмкин, дип фаразлаган иммунолог, әмма бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк. "Быел, битлекләрне гамәлдән чыгарсак, грипп килергә мөмкин", - дип әйткән Жемчугов.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-koronavirustan-vaktsinany-mbri-yasatu-yakly-tgel
Путин коронавирустан вакцинаны мәҗбүри ясату яклы түгел, ләкин аңлату эшләрен алып бару яклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар