Рудольф Нуриевның сәхнә партнеры Карла Фраччи вафат
Италиядә 85нче яшендә дөнья балеты йолдызы Карла Фраччи вафат булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Италиядә 85нче яшендә дөнья балеты йолдызы Карла Фраччи вафат булган.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул мәшһүр балет артисты һәм хореограф, якташыбыз Рудольф Нуриевның сәхнәдәге партнерларыннан берсе иде. Артист соңгы вакытта онкология авыруы белән көрәшкән, дип яза «Известия» газетасы.
Карла Фраччи 1936 елның 20 августында Миланда туган. «Ла Скала» театры мәктәбендә рус балеринасы Вера Волковада укыган. Михаил Барышников, Рудольф Нуриев, Владимир Васильев, Андрис Лиепа кебек балет йолдызлары аның сәхнәдәге партнерлары булган.
Мәшһүр балеринадан интервью алган журналист Гөлчәчәк Ханнанова социаль челтәрләрдә болай дип язган иде: «Без ике әңгәмәдә дә аны Уфада, яраткан партнерының Ватанында, хәзерге вакытта әзерләнә торган проектта - «Нуриев сезоннары» фестивалендә күрүебезгә шат булачагыбыз турында сөйләшкән идек. Карла Фраччи аның өчен бик тә кыен булган сәфәргә (еллар үзенекен итә бит) әзер икәнлеге турында һәрвакыт әйтә килде». Шунысы кызганыч: балет йолдызының Уфага сәфәре булмый кала, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар