16+

«Сабыр төбе – сары алтын» яки 5 яшьлек кыз ничек итеп өй салган?

«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео чыкты! Бу юлы нәни Зөбәйдә төзүче һәнәрен үзләштерә һәм әти-әнисенә йорт салып бирә.

«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео чыкты! Бу юлы нәни Зөбәйдә төзүче һәнәрен үзләштерә һәм әти-әнисенә йорт салып бирә.

«Салават күпере» журналханәсе «ТАТМЕДИА JUNIOR» проектлары кысаларында «Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» дигән исем астында эшне дәвам итә.

Беренче сезонда Зөбәйдә әтисе Алмаз Гәрәев (Татарстан Республикасының атказанган артисты) ярдәме белән татар әлифбасының бөтен хәрефләрен өйрәнгән булса, икенче сезонда кыз каналны карап баручы яшьтәшләрен «укырга өйрәтә». Дөресрәге, шул рәрефләрне бер-берсенә кушып, яңа иҗекләр, сүзләр төзеп карарга чакыра. Әлбәттә, уку-укыту процессы күңелле уен рәвешендә бара. Икенче сезон «КидСпейс» балалар үзәгендә төшерелә. Шуңа төп герой Зөбәйдә үзен төрле һөнәрләр үзләштереп, белемнәрен арттыра, күнекмәләр булдыра.

Әлеге чыгарылышта Е, Э, Г хәрефләреннән иҗек төзү Жукова методикасы буенча өйрәтелә. Төзелеш барышында уенчык-робот Зөбәйдәне түземсезлеге аркасында кечерәйтә. (Әйе, әлеге проектта һәр нәрсә шулай «җанлана» ала). Кырмыска зурлыгындагы төзүче-Зөбәйдәне кем күрер? Ничек коткарырлар?
«Сабыр төбе – сары алтын» – ди татар халык мәкале. Димәк, иң авыр очраклардан да чыгу юлын табып булачак. Моның өчен әз генә түземлек, белемгә омтылу һәм бөтен сорауларга җавап белүче әти-әниләр кирәк.

Әлеге тапшырулар ярдәмендә мәктәпкә әзерләнүче һәм беренче сыйныфта укучы балалар уенчыклар уйный-уйный укырга өйрәнә ала.
«Күңелле әлифба» белән укырга өйрәник!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading