16+

Сак булыгыз: Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

14 июля 2020, 13:49
2191
0
0
Уку өчен 2 минут

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.

Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал.

Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына – 15-20, төнлә исә яшен вакытында 23 метрга кадәр җитүе көтелә.

Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана. Шуның аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading