Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясенә тест ясаткан.
Скопировать ссылку
Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясенә тест ясаткан.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлау участокларына килгән татарстанлылар тавыш биргән кешеләр белән очрашмаячак. Чара Covid-19 дан тавыш бирүчеләрне саклау өчен күрелә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның барысының да сәламәтлеге беренче урында тора», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Аның сүзләренчә, территория сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясенә тест ясаткан. Соңрак участок комиссияләре әгъзалары да бу процессны узачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда тавыш бирүгә әзерлек үткәрә. Коронавирус йоктырудан саклау чараларының берсе тавыш биреп чыгучылар белән тавыш бирергә килүчеләрне очраштырмау, алар арасында дистанция тәэмин итү. Моннан тыш, участокларга килгән сайлаучыларга паспортны элеккегечә сайлау участогы хезмәткәрләренә тапшырырга кирәкми. Документны ачып күрсәтү дә җитә.
Комментарийлар