16+

“Сайлауга җитди карыйм”

Совет районындагы 435 нче сайлау округы 174 нче мәктәптә урнашкан.

Совет районындагы 435 нче сайлау округы 174 нче мәктәптә урнашкан.

Ул тирә-юндәгеләргә анда халкыбызның яраткан җырчысы Хәйдәр Бигичев музее булуы белән дә билгеле. Гадәттәгечә, иртәдән өлкән буын сайлауга ашыга. Ә балаларын җитәкләп килгән яшьләрсабыйларына сайлау турында аңлата.

Әлеге сайлау участогында сәгать унбергә 15% кеше тавыш бирде. Сайлаучыларның һәберсе киләчәккә якты өметләр баглый.

Фәнис Кәлимуллин:
- Сайлау безнең өчен кечкенәдән бәйрәм шикелле күңелгә сеңеп калган. Чөнки әти-әниләрнең тәмле әйберләр алып кайтуларын көтеп тора идек. Мин сайлауга баруны бик бик җитди, җаваплы эш итеп саныйм. Үзебезнең киләчәгебезне кайгыртып, барысы да әйбәт булсын, дигән теләкләр белән сайлыйм мин.

Кадыйр Хәйруллин:
- Минем беркайчан да сайлаудан калганым юк. Мәктәптә укыганда да илебездә һәркем үзенең гражданлык хокукларын якларга тиеш, дип өйрәттеләр бит безне. Алдагы тормышлар яхшырсын дип тавыш бирдем. Депутатлар икътисадны үстерү турында кайгыртсын иде. Медицина белән белем бирү бушлай булырга тиеш, дип саныйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading