16+

Синоптиклар Татарстанда кайчан җылытачагын әйтте

Хәзер һава температурасы нормадан 2-3 градуска калыша, ди алар.

Хәзер һава температурасы нормадан 2-3 градуска калыша, ди алар.

Синоптиклар билгеләп узганча, хәзер республика территориясендә һава температурасы нормадан 2-3 градуска калыша. 

Әмма киләсе атнада антициклон киләчәк. Шуның нәтиҗәсендә, атна башында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Дүшәмбе һәм сишәмбе +14...+18, чәршәмбе +20 градуска кадәр җылытачак. Августның соңгы көне +21 градус белән сөендерәчәк. Явым-төшемнәр көтелми. 

Сүз уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 28 августта урыны белән көчле җил булуы хакында кисәтә. Аның тизлеге 21 м/с җитәргә мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading