Сочида ял итүче Татарстан гаиләсе, көчле яңгыр яву сәбәпле, улларын югалткан (ВИДЕО)
Сочи шәһәрендәге көчле яңгырлар фаҗигале хәлләргә сәбәпче булган. Татарстаннан Лазаревскоега ял итәргә барган ана улы белән шәһәр урамыннан барганда, ливневка люгы ачык калган булып, улы шунда төшеп киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Сочи шәһәрендәге көчле яңгырлар фаҗигале хәлләргә сәбәпче булган. Татарстаннан Лазаревскоега ял итәргә барган ана улы белән шәһәр урамыннан барганда, ливневка люгы ачык калган булып, улы шунда төшеп киткән.
Ачыргаланып кычкырган, ярдәм сораган ананы төшергән видео интернетта да пәйда булды. Кызганычка каршы, аңа беркем дә ярдәм итә алмаган.
Коткаручылар баланың шәһәр астыннан аккан елгага эләгеп, диңгезгә агып киткәнен ачыклый. Баланың мәетен диңгез буеннан тапканнар.
Сочи мэриясе әлеге гаиләнең кайгысын уртаклаша, аларның яшәү һәм юл чыгымнарын капларга вәгъдә биргән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар