16+

Социаль челтәрләрдән куллану өчен яшь чиге кертмәкчеләр

Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец 14 яшькә кадәр яшьтәге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан.

Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец 14 яшькә кадәр яшьтәге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан.

Ул 14 яшьтән алып 18 яшькәчә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен бары әти-әнисе рөхсәте белән генә булдырырга кирәк дип исәпли.
Мондый тәкъдим белән ул Дәүләт думасының гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгының беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга мөрәҗәгать иткән.

Волынец сүзләренчә, яше аркасында балалар мәгълүматның дөреслеген һәм аның чыганакларының чынлыгын анализламый. Шундый ук тыю Америка Кушма Штаталарында да гамәлдә икән, анда социаль челтәрләрдә аккаунт ачу өчен минималь яшь 13 яшь тәшкил итә.

Татарстанның балалар омбудсмены әйтүенчә, социаль челтәрләр аша балаларны протестларга һәм «деструктив»га җәлеп итә алалар. Экспертлар мондый чикләүләрне артык дип саный, чөнки әти-әниләрнең балалары карый торган контентны контрольдә тоту алымнары бар инде, ә Россиядә сим-карта сатып алу болай да бары тик паспорт буенча гына башкарыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading