Соңгы кыңгырау үтте, имтиханнар җитте
Кичә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Татарстан буенча XI сыйныфны 15800 бала тәмамлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кичә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Татарстан буенча XI сыйныфны 15800 бала тәмамлады.
XI сыйныфны тәмамлаучылар иртәгә беренче дәүләт имтиханы тапшыра. Укучылар география һәм әдәбият буенча имтихан тапшырачак, ә рус теленнән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы 30 май көненә билгеләнгән. Бердәм дәүләт имтиханнарын барысы ундүрт фән буенча тапшырачаклар.
IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестациясе бүген башлана. Укучылар төрле фәннәр - химия, информатика, җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачаклар. Бу елда төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) 35 меңләп Татарстан укучысы яза. Әлеге уку елында укучылар төп дәүләт имтиханнары итеп кабул ителгән рус теле һәм математика белән бергә, тагын ике фән буенча имтихан тапшырырга тиешләр. Укучылар әлеге предметларны үзләре сайлый. Нәтиҗәдә IX сыйныфны тәмамлаучыларга дүрт имтихан тапшырырга кирәк.
Быел имтиханнарны үткәрү өчен 86 пункт әзерләнгән. Имтиханнар үтә торган барлык пунктларда да онлайн рәвештә видеокүзәтү системасы эшли.
Татарстанның Мәгариф министрлыгында дәүләт имтиханына кагылышлы сораулар буенча (843) 294-95-62 номерлы "кайнар линия" эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Көрәш батырына крокодил, маймыл да бирә башламаслармы?
-
#Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов: «Үземнең әтине югалткач, ун тапкыр кыенрак. Язмыш, тәкъдир...»
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
Комментарийлар