Соравың булса, машинага сал
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү пунктлары эшли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү пунктлары эшли.
Белгечләр көн саен алты машинада районнарга барып, халык наказларын тыңлый. Әлеге күчмә колоннага торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы махсус бригада өстәлде. Бу проектның авторы - Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Александр Сидякин. Ул бер үк вакытта «Белемле кулланучы мәктәбе» проектының федераль кураторы да.
Казанда күчмә пункт Җиңү проспектындагы 27нче йорт ишегалдында эшләде. Микрорайонда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларын турыдан-туры депутатка бирү мөмкинлеге туды. Фучик урамындагы 12нче йортта яшәүчеләр җылылык өчен түләү бәяләренә риза түгелләр. Аларның йортларында һава торышына карап үзкөйләнелүче прибор юк икән. Депутатның кабул итү пунктында аңлатуларынча, идарәче компания торак милекчеләре файдасына кабаттан исәп-хисап ясарга тиеш.
Подъездларның тиешенчә төзекләндерелмәү мәсьәләсе дә күтәрелде. Александр Сидякин йортта яшәүчеләр белән берлектә, подъездларның берсен карап чыкты. Депутат фикеренчә, подъездларның кем карамагында булуын норматив документларда ачыклап күрсәтү зарур. Сорауларның кайсылары идарәче компанияләр тарафыннан урында ук чишелде. Гаризаларның кайберләре, чара күрү өчен, тиешле органнарга хат рәвешендә җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар