Студент балалары булган әти-әниләр картлык һәм инвалидлык буенча пенсиягә өстәмә алырга хокуклы
Әлеге түләү Татарстанга да кагыламы?
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлеге түләү Татарстанга да кагыламы?
Көндезге бүлектә укучы студентларның әти-әниләре картлык һәм инвалидлык буенча пенсиясенә өстәмә акча кушылып түләнелә, дип хәбәр иткән идек. “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе әлеге түләүнең Татарстанга да кагыламы икәнлеген белеште. РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Никандрова сүзләренчә, өстәмә пенсия Россиянең барлык төбәкләрендә дә түләнелә. 2021 елда ул 2014 сумны тәшкил итә. Әлеге сумма ел саен индексацияләнә.
Арттырылган пенсия алу хокукына көндезге бүлектә укучы студентларның (23 яшькә кадәр), шулай ук 18 яше тулмаган балаларның ата-аналары ия. Балага 18 яшь тулгач, алар аның югары уку йортында укуы һәм эшкә урнашмавы турында белешмә тәкъдим итәргә тиеш. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Динле, иманлы куллар белән эш итәбез»
-
#Төрлесе
«Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды»
-
#Йолдызнамә
Акыл белән йөрәк арасында күпер салыгыз: 09 – 16 июльгә йолдызнамә
-
#Киңәш сандыгы
Хашлама әзерләү ысулы белән бүлешәбез
-
#Кыскача яңалыклар
Мәктәпләрнең байыйсы бар икән әле: 1 миллионга кадәрге грантлар булдырыла
Комментарийлар