16+

Су баскан татар авылларына ярдәм йөзеннән Татарстанда хәйрия концерты була

Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылларында яшәгән татарлар су басу аркасында бик авыр хәлдә калдылар. Авыл халкы вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән иде. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга ярдәм кирәк. 19 май көнне сәгать 19:00дә Казандагы Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында (Карл Маркс...

Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылларында яшәгән татарлар су басу аркасында бик авыр хәлдә калдылар. Авыл халкы вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән иде. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга ярдәм кирәк.

19 май көнне сәгать 19:00дә Казандагы Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында (Карл Маркс урамы, 57) Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәмгә хәйрия концерты үткәрә. Шулай ук себер татарлары үзләренең туган яклары турында мини-лекция укыячак.

Концертта Рәдиф Кашапов, Эльнар Байназаров, "Juna" төркеме, "Oscar" төркеме & C7C5 чыгыш ясый, шлай ук махсус кунак - Мубай да килә.

Барлык җыелган акчалар гуманитар ярдәм җыю фондына китәчәк, дип вәгъдә итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.
Белешмәләр өчен телефоннар: 253-34-83, +7 903 305 34 83

Гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен Казанда махсус пунктлар ачык:
1. "Ярдәм" мәчете, Серов урамы, 4а йорт, телефоны - 223-03-59.
2. "Мәрҗани" мәчете, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт, телефоны - 293-36-86.
3. "Иман нуры" мәчете, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт, телефоны - 8 (919) 647-58-06.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading