Су кызы 10 минут кына яшәп калган
Һиндстанда 22 яшьлек бер хатын русалка синдромы белән бала тапкан. Яңа туган сабыйның аяклары тоташып, су кызыныкыдай балык койрыгын хәтерләткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Һиндстанда 22 яшьлек бер хатын русалка синдромы белән бала тапкан. Яңа туган сабыйның аяклары тоташып, су кызыныкыдай балык койрыгын хәтерләткән.
Гинеколог Вандана Ария сүзләренә караганда, мондый очрак медицинада сирәк очрый. Сабыйның өске өлеше сау-саләмәт булса да, билдән астагы әгъзалары җитлекмәгән була. Шуңа да бала 10 минуттан соң үлә. УЗИ тикшерүе дә бу гадәттән тыш хәлне ачыкларга ярдәм итмәгән. Дөрес, бала туар алдыннан гына аның бөерләре тиешле дәрәҗәдә эшләми икәнен билгелиләр. Бу дөньяда русалка синдромы белән туган икенче бала. Танылган "су кызы" Шайло Пепин Америкада яшәгән. Табиблар мондый авырулы балаларның җенес органнары булмый, алар иң күбе берничә сәгать кенә яши дисәләр дә, Шайло бишенче сыйныфка кадәр яшьтәшләре белән мәктәптә укыган, 2012 елда үпкәсе ялкынсынып, хастаханәдә бакыйлыкка күчкән.
Шайло Пепин (Фото: www.peoples.ru)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар