Суда батучыларны коткара, ә үзе үлеп китә
Әнисе белән баланы коткарып калган яшь хатынны үлгәннән соң бүләкләячәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әнисе белән баланы коткарып калган яшь хатынны үлгәннән соң бүләкләячәкләр.
Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Батырлык Орденына Дарья Агупованы тәкъдим итте. Ул Дегтярск шәһәре янындагы буада батучы бала һәм аның әнисен коткарып кала алган.
Буага су коенырга барган әни кеше һәм аның ике яшьлек баласы йөзә белмәгән. Ниндидер мизгелдә бала су астына китә һәм аны коткарырга теләгән әнисе дә тончыга башлый. Моны күреп алган Дарья суга ташлана һәм су төбенә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, аягын сындырган, ләкин батучыларны коткарып калган һәм ярга алып чыккан.
4 көннән соң хатынның сынган аягына операция ясаганнар. Ләкин сөякләр кушылганда тромблар барлыкка килгән. Яшь хатын клиник үлем кичергән. Табиблар аны коткарып кала алмаган. 36 яшьлек Дарьяның алты яшьлек улы калган.
Төбәк башлыгы хәбәр иткәнчә, ике кешене коткарган хатынны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләячәкләр.
Фото: Instagram/ evgenykuyvashev
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар