Татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинга 80 яшь тулды.
Скопировать ссылку
Татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинга 80 яшь тулды.
Бу уңайдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев юбилярны котлады.
«Хөрмәтле Равил Габдрахман улы! Татарстан Республикасы медиа тармагының барлык вәкилләре исеменнән Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлавыбызны кабул итегез!
Сез 1960 елларда СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы булдыгыз. Сез – Татарстан Республикасының халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Сез иҗат итеп бастырган китапларның гомуми тиражы рус, татар, башкорт һәм башка күп телләрдә миллионга якын данә тәшкил итә.
Безнең республика Сезнең казанышларыгызны югары бәяли һәм татар милли шигърияте үсешенә керткән зур өлешегезне хөрмәт итә. Сез иң мактаулы республика премияләренә – Муса Җәлил исемендәге премия һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдыгыз.
Сез «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы булдыгыз.
Комментарийлар