Татарстан 3D-модельгә күчә
Тикшеренүчеләр республика өстенә 50 очу аппараты җибәрәчәк, алар Татарстанның барлык мәйдан һәм объектларын зур төгәллек белән төшерәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тикшеренүчеләр республика өстенә 50 очу аппараты җибәрәчәк, алар Татарстанның барлык мәйдан һәм объектларын зур төгәллек белән төшерәчәк.
Татарстанда республиканың бөтен территориясенең 3D-моделе эшләнә. Махсус шуның өчен "Татарстан Республикасының цифрлы моделе" проекты эшләтеп җибәреләчәк. Аны Илкүләм технологик инициативаның "Аэронет" юл картасы белән бергә тормышка ашыру ниятләнә. Республика мәйданнарын төшерү өчен 50гә якын пилотсыз аппаратлар җәлеп ителәчәк, модель алар туплаган мәгълүмат нигезендә төзеләчәк. Бу хакта Иннополис университетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Пилотсыз аппаратлар аэрофотосурәтләр мәгълүматлары һәм ГЛОНАСС технологияләре нигезендә Татарстан территориясенең максималь геодезик төгәл цифрлы моделен төзү турында сүз бара. Әлеге мәгълүматлар кадастар кагыйдә бозулар һәм хаталарны ачыкларга; файдаланылмаган яки тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен, су юлларының яр буе полосаларындагы кагыйдә бозуларны табарга; инфраструктур һәм куркыныч объектларны тикшерергә һәм башка бик күп бурычларын хәл итәргә булышачак.
Университетта билгеләп үтүләренчә, 3D-модель белән эшләгән вакытта алынган мәгълүматлар, иң беренче чиратта, кадастр өлкәсе, авыл һәм урман хуҗлыгы өчен файдалы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар