16+

Татарстан милли музеена “Музей базары”на кил

- Һөнәрчеләрнең төп проблемасы - башта чимал алу өчен акча табу булса, аннан шул чималдан үзләре җитештергән әйберне сату, - дип сүз башлады "Татар-информ" мәгълумат агентлыгында узган матбугат киңәшмәдә Татарстан милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Татарстан милли музеена “Музей базары”на кил

- Һөнәрчеләрнең төп проблемасы - башта чимал алу өчен акча табу булса, аннан шул чималдан үзләре җитештергән әйберне сату, - дип сүз башлады "Татар-информ" мәгълумат агентлыгында узган матбугат киңәшмәдә Татарстан милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Нәкъ менә әлеге проблемаларны аңлаганга күрә дә моннан биш ел элек оештыру комитеты белән киңәшләшкәннән соң Милли музей территорииясендә осталарның әйберләрен сатуны оештырырга карар кылына. Шул гомер эчендә музей тирәсендә һөнәрчеләр даирәсе барлыкка килә. Музейда нинди генә чаралар уздырылмасын хәзер ул кулланма гамәли сәнгаь осталары катнашыннан башка узмый.

- Бу эшне без башлап җибәргәндә мондый ярминкәләрне әле беркем дә оештырмый иде, - ди Гөлчәчәк ханым һәм казанлыларны 16, 17, 18 декабрьдә Татарстан милли музеенда узачак "Музей ярминкәсе"нә чакыра.

Узган ел музейда узучы әлеге яриминкәнең үз йөзе булырга тиеш дигән карарга киләләр һәм моңа кадәр файдаланылмаган бер понтенциалга - музей сувенирына тукталалар. Республикада үз сувенирлары булган музейлар юк түгел анысы. Узган елгы ярминкәдә үз сувенирын өч музей тәкъдим иткән булса. Быел инде "Музей сувениры" күргәзмәсендә 11 музейны үз сувениры белән катнашыр дирп көтелә. Шул рәвешле музейчылар үз алларына тагын бер олы бурыч йөкли. Ул да булса әлеге сувенир продукциясен җитештерердәй инвестрлар табу.

- Эшмәкәрләр өчен бу бик табышлы эш булачак. Музей сувенирлары линиясе булдырып, шуларны республика музейларында сату оештырачакбыз. Иң яхшы сувенирга бәйге игълан ителәчәк. Без бу эшкә оптимизм белән карыйбыз. Республикага килгән туристлар нинди дә булса сувенир белән китәргә тиеш ләбаса, - ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Шулай итеп, Яңа ел алдыннан узучы быелгы "Музей ярминкәсе"нең дә программасы гаять бай булчак. Ярминкә кысаларында осталык дәресләре, лекцияләр узачак, кино күрсәтеләчәк, Театр училищесы студентларының иҗаты белән танышу мөмкинлеге дә бар. Биредә күп нәрсә Яңа елны каршылау йолалары белән бәйле булыр төсле: Яңа ел уенчыклары ясау, чыршы бизәргә өйрәнү, балалар өчен бәйрәм оештыру, үзебезчә һәм европача Яңа ел табыны әзерләү, төрле илләрдә Яңа ел каршылау йолалары һ.б.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading