16+

Татарстан предприятиеләрендә эшләүчеләрнең күпчелеге прививка кадаткан инде

Татарстанда 377 предприятиегә Роспотребнадзорның хезмәткәрләрне вакцинацияләү турындагы карары җибәрелгән.

Татарстанда 377 предприятиегә Роспотребнадзорның хезмәткәрләрне вакцинацияләү турындагы карары җибәрелгән.

Татарстанда Роспотребнадзор тарафыннан хезмәткәрләрне вакцинацияләү турындагы карар 377 предприятиегә тапшырылган, 136 оешма әлеге йөкләмәне үтәмәгән. Бу хакта матбугат конференциясе барышында идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, өч оешма гына башкарылган эш турында хисап тотмаган. Алар Россия административ җаваплылык турындагы кодексның "Мәгълүматларны тапшырмау"  маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак. "Калган 120 предприятиедә иммунизация дәрәҗәсе 60 проценттан артык - бу бик яхшы күрсәткеч. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оешмаларның 90 проценты диярлек вакцинациягә җаваплы карады", - диде ул. Моннан тыш, кайбер объектлар күпчелек хезмәткәрләр отпускларда, шуңа күрә әлеге карарның башкарылу вакытын озайтуны сорадылар. Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор коллективларында мәҗбүри вакцинация оештыру турындагы карарларны бу елның июнендә башлады.

Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның 3 - читтән кайтучылар, 47есе элемтә аша йоктыручылар. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.

1. Казан - 26

2. Яр Чаллы - 10

3. Аксубай районы - 1

4. Зәй - 1

5. Яшел Үзән - 1

6. Лаеш - 2

Реклама

7. Лениногорск - 1

8. Мөслим - 1

9. Түбән Кама - 1

10. Нурлат - 1

11. Тукай - 4

12. Чистай - 1

20 августка Татарстанда пандемия башыннан бирле СОVID-19 белән авырып китүнең 24 925 очрагы теркәлгән. Шул чорда 21 963 кеше савыккан, шул исәптән 37есе узган тәүлек эчендә.
951 273 кеше вакцинация аша үткән, шуларның 778 937есе икенче тапкыр прививка кадаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading