Республикадагы иске йола белән дин тотучылар тормышында да тарихи вакыйга булды. Татарстан башкаласында, яңадан төзелүче кафедра соборы каршында, Рус Православие Иске йола Чиркәвенең элеккеге җитәкчесе, Казанда туган митрополит Андрианга һәйкәл ачылды. Бу зур тантанада хәзерге митрополит Корнилий катнашты.
Яңа башланган ел да шундый ук игелекле гамәлләргә, изге эшләргә бай булыр, һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә үзеннән хәл кадәренчә өлеш кертер дип ышанам.
Бәйрәм күңелле узсын, якты өметләр, илгә-көнгә иминлек, муллык һәм бәхет алып килсен!" - диелә Татарстан Президенты тәбрикләмәсендә.
Комментарийлар