Синоптиклар һава температурасының -6 градуска кадәр төшүен фаразлый.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре атна башында һава торышының бозылуын җиткерә.
Бүген республика буенча көндезге һава температурасы +6..+11 градус җылы булачак, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Ә 6 апрельгә каршы төндә җепшек кар, көчле җил һәм кыска вакытлы буран чыгу ихтимал. Төнге сәгатьләрдә – -3..+2, дүшәмбе көндез +2..+7 градус җылы булачак.
Сишмбегә каршы төндә яңгыр, җепшек кар көтелә. Төнлә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы буран булачак. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-20 метрга җитәчәк. Төнлә – -1..-6 градус суык булса, көндез һава температурасы +2..+7 градуска күтәрелә.
Төнге сәгатьләрдә һәм иртән урыны белән бозлавык хасил булырга да мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар