Татарстанда балаларга бердәм пособие артты
Татарстанлылар гыйнвардан социаль фондтан югары түләүләр ала башлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанлылар гыйнвардан социаль фондтан югары түләүләр ала башлады.
Эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,5% процентка артты.
Агымдагы елның гыйнвар башыннан Татарстан халкы РФ Социаль фондыннан югары түләүләр ала башлады. Бу үзгәреш пенсионерларга, инвалидларга һәм түләүләре индексацияләнгән балалары булган гаиләләргә кагыла. Индексация турында карар узган елның ноябрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланды.
Татарстанның эшләмәүче гражданнарының иминият пенсияләре 7,5% ка арткан, бу башта планлаштырылган 4,6% тан югарырак. Бу 900 меңнән артык картлык буенча пенсия алучыга кагылган.
Моннан тыш, гыйнвардан яшәү минимумы артты, бу күп кенә социаль пособиеләр күләменә тәэсир итә. Мәсәлән, 200 меңнән артык балага айлык пособие һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызга тиешле айлык пособие. Аның күләме хәзер һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда ул бер балага 12 мең 711 сум һәм эшкә сәләтле өлкәннәргә 14 мең 317 сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар