Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йогуның 30 яңа очрагы расланган
Республикада пандемия игьлан ителгәннән бирле, 5 мең 781 кеше әлеге чир белән авырган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Республикада пандемия игьлан ителгәннән бирле, 5 мең 781 кеше әлеге чир белән авырган.
Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 30 очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, авыручылар саны 5 мең 781 булды, - дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренә караганда, тәүлек эчендә белгечләр Covid-19га 4 мең 491 тест уздырган. Татарстанда хасталар белән элемтәдә булган 981 кеше медиклар күзәтүе астында кала бирә.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, коронавирустан бер тәүлек эчендә 24 кешесе савыкты, дип өстәде. Үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына 39 кеше тоташтырылган.
Фото: "ШК"архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар