Тормыш нигә шулай гаделсез икән ул? Ел саен авырга узган меңләгән хатын-кыз, бала табарга теләмичә, йөклелеген өздерергә карар кыла.
Бишек тибрәтергә хыялланганнар исә еллар буе бала таба алмыйча интегә.
Статистика буенча, Россиядә балага уза алмаган хатын-кызлар исәбе арта бара. 2011 елдан 2021 елга кадәр хатын-кыз сәламәтлегендәге тайпылышлар аркасында баласызлык очраклары саны 1/3 тапкырга арткан, ир-атларга әти була алмау диагнозы 2 тапкырга диярлек ешрак куела башлаган. Илебездә, 100 мең кешегә исәпләгәндә, гүзәл затларның - 789ы һәм ирләрнең – 67се әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм. Әмма бүген медицина мөмкинлекләре бик нык алга китте.
Элегрәк балага уза алмаганнарга үз язмышы белән килешергә генә калса, бүген аларның күпчелеге нарасыен күкрәгенә кысу бәхетенә ирешә.
Гадәттә хатын-кыз һәм ир-ат балалы булу хыялын үз көче белән тормышка ашырырга тырыша. Үз көче белән балага уза алмаганнар инде белгечләргә мөрәҗәгать итә. Күпчелек очракта балага уза алмау проблемасын хатын-кыз консультациясендә үк хәл итәләр, циклны җайлап җибәрү уңышка ирешергә ярдәм итә. Әмма кайбер очракта гинекологларның тырышлыгы нәтиҗә бирми. Бу очракларда хатын-кызларга ЭКО юлы белән балага узуны тәкъдим итәләр. Моның өчен хәзер шәхси клиникаларда фәлән меңнәр акча түгәргә дә кирәкми.
Ай саен Татарстанда 165кә якын балага уза алмаган хатын-кыз ЭКОга чиратка баса. Сөенечкә, бүген алар әни булу мөмкинлеген элеккечә еллар буе көтми.
Хәзер алар нибары берничә ай гына сабыр итәргә тиеш. Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп узганча, быел дәүләт гарантияләре программасында бу процедурага тагын да күбрәк игътибар бирелгән, чөнки ил күләмендә моның дөрес юнәлеш булуын аңлыйлар.
- Без бу юнәлештә бик нык эшләдек. ЭКО үткәрүгә финанслау күләмен соңгы 5 елда шактыйга арттыра алдык. Бу процедураны үткәргән клиникалар яхшы гына нәтиҗәлелек күрсәтә, - ди Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада ЭКО процедурасының нәтиҗәлелеге 38 процент тәшкил итә.
- Бу безне тулысынча канәгатьләндерә торган күрсәткеч. Ул Россиякүләм һәм илкүләм күрсәткечләр дәрәҗәсендә. Әгәр дә клиника 65 процент нәтиҗәлелек вәгъдә итә икән, моңа шик белән карарга һәм башка клиниканы сайларга кирәктер, - диде ул.
Комментарийлар