Татарстанда эшмәкәрләргә хисап тапшыру хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге бирелә
Татарстанда эшмәкәрләр бер календарь елына хисаплар тапшыру өчен сервиска бушлай керә алачак. Әлеге мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда эшмәкәрләр бер календарь елына хисаплар тапшыру өчен сервиска бушлай керә алачак. Әлеге мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.
Мондый хезмәткә Татарстан территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары дәгъва итә ала. Ярдәм программасында катнашу өчен гаризаны МСП.РФ Цифрлы платформасының «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә, анда «Хисаплар тапшыру сервисыннан бер ел бушлай файдалану» хезмәтен сайларга кирәк.
Гаризаны кабул иткәннәрме-юкмы икәнен эшмәкәр МСП.РФ Цифрлы платформасындагы шәхси кабинетында карап белә алачак.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан бу сервистан бушлай файдалану мөмкинлегенә 50дән артык эшмәкәр ия булган.
Хисап бирү хезмәте түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Теләсә кайсы төбәккә Федераль салым хезмәтенә, Россия Социаль фондына, Росстатка роумингсыз онлайн-хисап бирү;
Хисапларны әзерләү, тикшерү, йөкләү, редакцияләү һәм җибәрү;
Хисапларны тикшерү, автомат исәпләүләр һәм тутыру буенча белешмәләр;
Хисапларны тикшерү, редакцияләү һәм 1С тан Федераль салым хезмәтенә, Россия социаль фондына, Росстатка җибәрү модуле;
Сату китабы һәм хисап-фактуралар журналы буенча контрагентлар белән чагыштыру үткәрү;
Контрольлек итүче органнардан белешмәләр һәм өземтәләр;
Федераль салым хезмәте таләпләренә җаваплар әзерләү һәм җибәрү;
Хисапларның статусы һәм контрольлек итүче органнардан хәбәрләр турында СМС һәм email аша хәбәрнамәләр;
Законнар базасы белән хокукый-белешмә сервисы;
Оешманың финанс анализы;
Сервиста эшләү буенча һәм предмет өлкәсендә тәүлек әйләнәсе ярдәм һәм консультацияләр.
Әлеге хезмәт һәм башка ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып белешергә була: +7 (843) 524-90-90.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар