Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган
Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар Минзәлә һәм Алабуга районнарында урнашкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар Минзәлә һәм Алабуга районнарында урнашкан.
"Авыру балалар белән элемтәдә булган тәрбияләнүчеләрне аерымлау аркасында, ике балалар бакчасы тулысынча ябылган. Республиканың барлык мәктәпләре дә элеккеге режимда эшли, аерымланган мәктәпләр юк. Элек тулысынча карантинга ябылган барлык мәктәпләрдә 9 февральдән дәресләр гадәти режимда бара", - дип белдерделәр ведомствода.
Татарстанның 26 мәктәбендә сыйныфлар аерымланган. Грипп һәм ОРВИ аркасында Чаллы, Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Минзәлә һәм Лениногорск районнары мәктәпләрендә, Чистай районының ике мәктәбендә, Түбән Кама районының җиде мәктәбендә һәм Казанның 11 мәктәбендә сыйныфлар бүленгән.
Һәр иртәне республика мәктәпләрендә укучылар медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 436 укучы югары температура аркасында дәресләргә кертелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар