16+

Татарстанда картлык буенча пенсия күләме артты

Соңгы ике индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга артты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә.

Соңгы ике индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга артты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә.

Узган елның гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка индексацияләнгән.

Узган ел 34 меңнән артык кешегә пенсия билгеләнгән. Бу исәпкә медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча рәсмиләштерелгән пенсияләрне гаризасыз билгеләү дә керә.

Реклама

Бөек Ватан сугышы инвалидларының уртача пенсия күләме 38 мең сумнан артып киткән. Инвалидлыгы булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ул — 52 мең сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы — 34 мең сум.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading