16+

Татарстанда каз өмәсе башланды?!

Гадәттә, каз өмәсе җирләр туңдыргач, ноябрь, декабрь айларында үткәрелә. Ә Лениногорскиның Урдалы авылында көзне көтеп тормаганнар, каз өмәсен җәй көне үк башларга булганнар. Шушы көннәрдә Миннәхмәтовлар гаиләсендә каз өмәсе узган. Хәер, үрдәк өмәсе дисәң, дөресрәк булыр. Фәүзия апалар 25 үрдәк суйганнар.

- Ник көзне көтәргә, хәзер суыта торган "сандык"лар бар бит, үрдәкләрне иртә алган идек, алар өлгерде, ашарга әзер, ике-өч килолы булдылар, - ди Фәүзия апа.
Сандык дигәндә заманча суыткыч-ларны күз уңында тота әңгәмәдәшем. Чыннан да, зур суыткычлар барлыкка килгәч, күпләр малны да теләсә кайчан суя, әнә, каз өмәсен дә җәен уздыра башлаганнар. Авылда казларны шулай җәен суеп, кышка кадәр тагын сатып алып үстерүчеләр дә бар икән.

- Яшь чакларым узды инде, хәзер 75 яшемдә бит. Балалар эштә, кош-кортларны үземә карарга туры килә, арыта да. Элек каз да ала идек, хәзер ике ел үрдәк асрыйбыз әле. Маллар да бар. 25 баш үрдәкне бер көндә суеп бетердек. Күрше-күлән, кодагыйлар, балалар, туган-тумачалар булышты. Көн саен пычранып булмый, көн матур, урамда бер көндә бөтен эш тәмамланды. Үрдәк үзебезгә ашар өчен. Гаиләбез ишле, улым, киленем, өч оныгыбыз, ирем белән мин - барыбыз җидәү, - ди Фәүзия апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading