Татарстанда көчле давыл аркасында 700 йорт утсыз калган
Зыян күрүчеләр исемлегендә-бер хатын-кыз бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Зыян күрүчеләр исемлегендә-бер хатын-кыз бар.
Татарстанда көчле давыл аркасында агачлар ауган. Аларның күбесе-Казанда (11әү). Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Биектау районында агач аву аркасында бер кеше зыян күргән. Агач җиңел автомобиль өстенә ава, машина салонында булган 60 яшьлек хатын-кыз зыян күрә. Хастаханәдә аңа тиешле ярдәм күрсәткәннән соң аны өенә озаталар.
Моннан тыш, Казанда тагын дүрт автомобиль зыян күргән.
Республика буечна 10 торак пункттагы мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, 3816 кеше яши торган 700 йорт һәм җиде муниципаль берәмлек (Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Теләче һәм Казан) утсыз калды. Хәзер инде электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылган.
Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар