16+

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда 4-9 гыйнварда аномаль салкын һава торышы көтелә.

Татарстанда 4-9 гыйнварда аномаль салкын һава торышы көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә төбәк территориясендә көчле салкыннар аркасында кисәтү игълан ителде.

Пәнҗешәмбе, 4 гыйнварда, төнлә һәм көндез һава температурасы -18дән -23 градуска кадәр булачак.

5 һәм 6 гыйнварда көчле салкыннар көтелә. Төнлә һәм иртән -28 градуска кадәр, урыны белән -34 градуска кадәр суытачак. Көндез -18 дән -24 градуска кадәр көтелә.

Реклама

7-9 гыйнварда бераз җылытачак. Төнлә һава температурасы -19дан -24 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр үзгәрәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading