Татарстанда тагын бер Сабантуй көтелә. Нинди һәм монда кемнәр көрәшер?
Чарада коронавируска каршы чикләүләр үтәләчәк, диелә хәбәрдә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чарада коронавируска каршы чикләүләр үтәләчәк, диелә хәбәрдә.
15 июльдә Татарстанның Арча шәһәрендә үзәк стадионда Әдәби Сабан туе үткәрелә. Әлеге тантаналы милли чарада XIV һәм XV әдәби марафон дөньякүләм бәйгеләренең финалистлары да бүләкләнәчәк.
Бәйрәмгә Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2500 дән артык кеше чакырылган. Алар арасында мәктәп укучылары, өлкәннәр дә бар. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарча әдәби әсәрләр укучыларны, интернет челтәрендә татар телен үстерүгә өлеш кертүчеләрне котларга Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлар, танылган татар шәхесләре һәм матбугат вәкилләре чакырылган.
Бәйрәмне Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра.
Чарада коронавируска каршы чикләүләр үтәләчәк, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар