Татарстанда торнадо булу ихтималы бар
Тверь өлкәсендә бәла-казалар сәбәбе булган салкын атмосфера фронты бүген, 4 августта, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләре өстендә «эленеп» торачак, бу торнадо барлыкка китерергә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Тверь өлкәсендә бәла-казалар сәбәбе булган салкын атмосфера фронты бүген, 4 августта, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләре өстендә «эленеп» торачак, бу торнадо барлыкка китерергә мөмкин.
Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.
«Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан Республикасы белән янәшә көнчыгышы, Башкортстанның төньягы, Удмуртия. Бу Идел буе төбәкләре < ... > «ут линиясендә» булачак. Анда урыны белән өермә яки торнадо көтәргә кирәк — бу бер үк хәл диярлек», - диде метеоролог.
Тишковец шулай ук Ульяновск һәм Саратов өлкәләренең төньяк-көнчыгышында, көнчыгышында катлаулы һава шартлары көтелә, дип искәртте.
Синоптик сүзләренчә, салкын фронт «параллель агымнарга эләгәчәк, Идел буенда диярлек ятачак һәм үз мобильлеген югалтачак».
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде. Һава торышы бозылып, республикага килеп җитте инде: Казан янындагы Богородский авылында өермәле җил һәм көчле яңгыр, шулай ук Биектау районында шквал белән ауган агачлар видеога эләккән.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар