17 авыруның хәле авыр дип бәяләнгән.
Татарстанда узган тәүлектә биш бала һәм 91 өлкән кеше коронавирус белән авырып киткән.
15 декабрьдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика территориясендә узган тәүлектә теркәлгән коронавирус инфекциясен йоктыруның яңа очраклары турында хәбәр итте. Авыручыларны биш бала һәм 91 өлкән кеше тулыландырган.
17 кешене хастаханәгә озатканнар. Башкаларга яшәү урыны буенча изоляциядә калырга күрсәтмә биргәннәр.
Авыручылар арасында иң күбесе, 44 очрак - Казанда, тагын 14есе Чаллыда яши.
Әлки -1
Әлмәт - 4
Бөгелмә - 2
Буа - 2
Югары Ослан - 3
Алабуга - 2
Яшел Үзән - 1
Кукмара - 1
Фото: http://pixabay.com
Лаеш - 1
Лениногорск - 1
Мамадыш - 2
Түбән Кама - 7
Яңа Чишмә районы - 1
Нурлат - 2
Саба - 2
Тукай - 4
Чистай - 2
Комментарийлар
0
0
Сармандагы мәгьлумат кая. Семьялары белән чирлиләр. Кичә бер хатын-кыз үлде куүрше авылдан
0
0