16+

Татарстанда яшенле яңгырлар, көчле җил һәм томан төшүе көтелә

Татарстанда 13 июньдә һава шартларының начараюы көтелә.

Татарстанда 13 июньдә һава шартларының начараюы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә. Республикада кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда (Казанда - көндез) яшен яшьнәве көтелә. Синоптиклар хәтта боз булуы турында да кисәтәләр.

Төнлә һава температурасы +12+17 градус булачак. Көндез + 22, +27 градуска кадәр җылытачак.

Якын көннәрдә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар белән җылы, әмма тотрыксыз һава торышы тоткарланачак, дип фаразлый синоптиклар.

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading