16+

Татарстанда яшүсмер туган көненә бүләк ителгән мотоциклда бәрелеп үлгән

Малайны туган көнендә җирләгәннәр.. 

Малайны туган көнендә җирләгәннәр.. 

Татарстанның Балык Бистәсе районында бабасы яшүсмернең туган көненә мотоцикл бүләк итә. Шул ук көнне егет юл һәлакәтенә очрап җан бирә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

Малайның питбайк йөртергә хокукы булмый. Ул һәлакәттән соң берничә көн буе хастаханәдә дәвалана, ләкин табиблар тырышлыгына карамастан, җан бирә. Аны туган көнендә җирләгәннәр.

2022 ел башыннан бирле республикада балалар катнашында 280 юл-транспорт һәлакәте булган. 10 балигъ булмаган бала үлгән һәм 290ы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading