Татарстанда йөк машиналары бәрелешкән ВИДЕО пәйда булды (ФОТОЛАР)
Югары Ослан районында М7 трассасының 759нчы километрында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Ачыкланганча, фуралар трассадан колонна белән барган. Кайсыдыр бер мизгелдә Мәскәү номерлары булган «Мерседес» йөк машинасы, дистанция сакламыйча, алда барган «КАМАЗ»га килеп...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Югары Ослан районында М7 трассасының 759нчы километрында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Ачыкланганча, фуралар трассадан колонна белән барган. Кайсыдыр бер мизгелдә Мәскәү номерлары булган «Мерседес» йөк машинасы, дистанция сакламыйча, алда барган «КАМАЗ»га килеп...
Югары Ослан районында М7 трассасының 759нчы километрында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ачыкланганча, фуралар трассадан колонна белән барган. Кайсыдыр бер мизгелдә Мәскәү номерлары булган «Мерседес» йөк машинасы, дистанция сакламыйча, алда барган «КАМАЗ»га килеп кергән.
Шуннан соң автомобильләр бер-бер артлы «Вольво» һәм «Сузуки» машиналарына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Мерседес» кабинасы изелгән, йөртүчесе конструкцияләр арасында кысылып калган.
Һәлакәт урынына ЮХИДИ, 154нче янгын сүндерү часте һәм 2нче зона коткаручылары килгән. Алар гидравлик инструмент ярдәмендә кисеп, машина йөртүчесен изелгән кабинадан чыгарган.
Коткаручылар 46 яшьлек «Мерседес» йөртүчесенә беренче ярдәм күрсәтеп, табиблар кулына тапшырган. Аягы сынган ир-атны Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар