16+

Татарстаннан эшмәкәр хатын-кыз үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәчәк

Соңгы 3 айда гына да 700 кеше «Батыр»контрактлы хезмәткә кабул итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Соңгы 3 айда гына да 700 кеше «Батыр»контрактлы хезмәткә кабул итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Документ тапшыручылар арасында кем генә юк: ирләр дә, хатын-кызлар да. Төрле язмышлы кешеләр, ярдәм кирәк чакта берсенең дә читтә каласы килми, дип хәбәр итә Россия -Татарстан сайты.

Мәликә Хәбибуллина дизайнер һәм мөселман киемнәре кибете хуҗасы. 12 ел инде яраткан эше белән шөгыльләнә. Ләкин әлегә бу эшне калдырырга карар кылган. Ашыгыч эш бар, ди ул. Мәликә Донбасска санитар сыйфатында бару өчен контракт төзү өчен документлар тапшырган. Аның медицина белеме бар.
— "Ни өчен?" дигән сорауны биргәндә, мин гаҗәпләнәм, бу ил алдында гражданлык бурычы. Бу, мөгаен, гаҗәп тоеладыр, әмма мин моны яхшылык белән яманлык көрәше дип саныйм, — ди Мәликә Хәбибуллина.

Казанда контракт төзү өчен документларны «Батыр» үзәгендә кабул итәләр. Ул бер тәрәзә принцибы буенча эшли, барысы да монда рәсмиләштерелә, шул исәптән түләүләр һәм ташламалар. Контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов сүзләренчә, 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге барлык яшьтәге кешеләр килә. Күптән түгел 18 яшен тутырган егет тә контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән.

Контракт буенча илне якларга барган һәркем башка хәрбиләр кебек үк ташламалар ала. Контракт төзелгәндә бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум акча түләү каралган, ә махсус операция зонасында контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр ай саен 204 мең сум акча ала. Ләкин, билгеле, акча белән тәэмин итү төп максат түгел.

Батыр үзәге ачылганнан бирле бирегә илне якларга теләгән җиде йөздән артык кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның дүрт йөздән артыгы хәрби частьләргә җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда контракт буенча бердәм хезмәт номеры 117 эшли, heroes-tatarstan.ru порталы аша үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таба аласыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading