Өч яшьлек кызы янында булган.
32 яшьлек хатынның гәүдәсе Новотроицкое авылында шәхси йортта табылган. Һәлак булучы йөклелекнең сигезенче аенда булган. Аны ире эштән кайткач күреп ала. Ул кайтканда хатыны идәндә ята, ә өч яшьлек кызы янында йоклап ята торган була. Ул әнисенең егылуын һәм йокыга китүен сөйли. Табиблар авырлы хатынның башы җәрәхәтләнүен әйтә. Әмма үлемнең төгәл сәбәбен әле суд-медицина экспертларына ачыкларга туры киләчәк. Районнарара тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлаган.
spas-rt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар