16+

Татарстанның бер район башлыгы билгеләнде

Ленар Нургаянов Татарстанның Әгерҗе районы башлыгы итеп билгеләнде.

Ленар Нургаянов Татарстанның Әгерҗе районы башлыгы итеп билгеләнде.

Ленар Нургаянов моңа кадәр Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләгән. Бу вазифада ул 19 гыйнвардан бирле эшли.

Әгерҗе районының яңа башлыгы муниципалитетны системалы үстерү планнары турында белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйтте.

2020 елның ноябрендә Ленар Нургаянов Татарстанның Алабуга районы башкарма комитетын җитәкләде. Бу вазифага билгеләнгәнче ул муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында эшләгән иде.
Әгерҗе районы башлыгы итеп Ленар Нургаянов билгеләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әгерҗе халкының өметләрен акларга инде, Ленар әфәнде .

    Мөһим

    loading