16+

Тинчурин театры балаларга уен-квест оештырган

Бүген, 2 июнь көнне, К. Тинчурин театрында балалар өчен квест-уен күрсәтелде. Квест авторы - Шамил Фәрхетдинов, режиссеры - Илсур Мортаза.

Бүген, 2 июнь көнне, К. Тинчурин театрында балалар өчен квест-уен күрсәтелде. Квест авторы - Шамил Фәрхетдинов, режиссеры - Илсур Мортаза.

Квест-уен "Әйдә, йөгердек!" К.Тинчурин театрының 90 еллыгына багышланган. Балалар театр тематикасына төрле табышмакларны чиштеләр. Уен театрның төрле мәйданчыкларында (фойе, театр музее һ.б.) үткәрелде.

Квест-уен һәр балага төрле амплуаларда булырга мөмкинлек бирә. Берникадәр вакыт эчендә бала сынауларны өзлексез уза, табышмаклар һәм ребуслар чишә, бу аның акыл сәләте үсешенә уңай йогынты ясый: фикерләү һәм хәтер үсеше, күзаллау яхшыра, шәхси сыйфатлар үсә, җиңүгә ихтыяр һәм мотивация үсә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading