Тинчурин театры тылсымлы әкият әзерләгән
Театр нәниләрне Яңа ел тамашаларына чакыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Театр нәниләрне Яңа ел тамашаларына чакыра.
Яңа ел ул — могҗизалар чоры. Һәркем аңардан матурлык, яктылык, әкият көтә. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Яңа ел алдыннан балаларга шундый могҗиза бүләк итәргә әзерләнә. Нәни тамашачылар өчен театр Рузәл Мөхәммәтшин әсәренә нигезләнгән “Асылкош” музыкаль әкиятен әзерләгән.
Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сүзләренчә, спектакль моннан ике ел элек чыгарга тиеш булган. Әмма пандемия сәбәпле, премьераны кичектереп килгәннәр.
“Асылкош төп геройларның берсе. Баһадир егет аны коткарырга тиеш”, - ди Туфан. Аның фикеренчә, әкият балаларга бик ошаячак. Аеруча сәхнә бизәлеше нәниләрне җәлеп итәр, дип өметләнә ул.
“Әкият, иң беренче чиратта, кызык булырга тиеш. Күп сүзле булса, ул кызык булмаячак. Хәзерге балаларга бигрәк тә”, - дип саный режиссер. Сүз уңаеннан, әкият әхлакка корылган. Аны карарга килгән өлкәннәр дә “Татар халкына хәзер нәрсә җитми?” дигән сорауга җавап табачак.
Әкияттә берничә роль башкара торган Илфар Хафизов әкият тылсымлы булачак, дип вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар