16+

Тинчурин театры сезонын яба

Иртәгә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театры Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган "Эх, алмагачлары!" комедиясе белән 81 нче театраль сезонын яба.

Иртәгә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театры Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган "Эх, алмагачлары!" комедиясе белән 81 нче театраль сезонын яба.

- Бу сезон Тинчурин театры өчен, һичнинди арттырусыз, гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, шулай ук комедияләргә бай булып, театрыбызның иҗат коллективы югары профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде. Искә төшерерлек эшләребез, киләчәктә ирешәсе хыял-уйларыбыз бар, - ди театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.

Сезон дәвамында тинчуринлылар спектакльләр белән Татарстан район-авылларына гына түгел, Мәскәү каласына, Чувашия Республикасына да барганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading