Әтисенең машинасын урлый һәм, авариягә эләгеп, һәлак була
Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый
Мәскәү өлкәсендәге Талдом шәһәрендә 16 яшьлек үсмер юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Малай әтисен алдап, аның Audi машинасын урлап чыгып китә. Тик бала үзенең машина йөртү осталыгын бәяләп җиткерми шул, ул төнге авариядә һәлак була. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы шул хакта тикшерү башлаган.
Фаҗига 20 майда төнге бер тирәсендә Есаулово авылы янында була. Моңа кадәр ярты сәгать алдан 16 яшьлек малай әтисенең иномаркасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул Audi машинасында җилдереп кайтмакчы була. Ләкин бала идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш юл кырыена төшеп китә. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана.
Узып баручы машиналар туктый, алар малайны иномаркадан чыгармакчы була. Тик бу вакытта үсмер инде үлә. Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый.
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар