16+

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә үзгәрешләр булачак

Татарстанлыларга июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәрттеләр.

Татарстанлыларга июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәрттеләр.

Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хакимият органы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика халкына июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәртте.

Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше индексы уртача 10,8% тәшкил итә. 695 муниципаль берәмлек бу күрсәткечтән түбән түләү үсешенә ия булачак. Тагын 218 муниципаль берәмлектә түләү үсеше индексы 15,7% тан артмаячак.

Республика халкының 72% өчен түләү үсеше 10,8% тан да кимрәк булачак. Груничев билгеләп үткәнчә, узган ел коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү үткәрелмәгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading