ТР Үзәк сайлау комиссиясе урамда тавыш бирү участокларының һәм мәйданчыкларының эш режимын аңлатты
Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. "25 июньнән 30 июньгә кадәр республика халкы йорт яны территорияләрендә дә, турыдан-туры тавыш бирү биналарында да тавыш бирә алачак. Ачык һавада участок 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә тавыш бирү урыннары - 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр", - дип аңлатты ул.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, ял көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, участоклар 8 дән 14 сәгатькә кадәр эшләячәк. “Тавыш бирү участокларының эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга җиткереләчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак”, - дип өстәде Кондратьев.
Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз фикерләрен белдерә алачак, алар 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар