Такси йөртүчеләргә озак эшләү тыела
Транспорт министрлыгы такси йөртүчеләргә 12 сәгатьтән артык эшләүне тыярга тели. Ведомство карар проектын әзерләгән инде, дип яза «Известия» басмасы. Документ нигезендә, машина йөртүче 12 сәгать эшләгәннән соң, агрегатордан яңа заказ ала алмаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Транспорт министрлыгы такси йөртүчеләргә 12 сәгатьтән артык эшләүне тыярга тели. Ведомство карар проектын әзерләгән инде, дип яза «Известия» басмасы. Документ нигезендә, машина йөртүче 12 сәгать эшләгәннән соң, агрегатордан яңа заказ ала алмаячак.
Моннан тыш, такси йөртүчеләргә тәнәфессез эшләүне тыярга телиләр. Смена башланганнан соң биш сәгатьтән дә соңга калмыйча ял итәргә кирәк, ди проект авторлары. Югыйсә, заказ бирүче хезмәт заказлар белән тәэмин итү мөмкинлеген туктатачак. Ял итеп алуның санын һәм озынлыгын таксист үзе билгеләячәк.
Шулай итеп министрлык юллардагы аварияләр санын киметергә тели. «Транспорт министрлыгында бу гамәлне һәлакәтләр санын һәм гражданнар сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар", — диелә хәбәрдә.
Ләкин, белгечләр әйтүенчә, бик күп такси йөртүчеләр төрле агрегатларга тоташкан, шуңа күрә алар бер хезмәттәге эш лимитын куллангач, икенчесенә күчә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар